8 августта Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге оешмаларның сыйфатына бәйсез бәя бирү буенча Иҗтимагый совет утырышы булды.
Утырышта Иҗтимагый совет рәисе Рахманова Ләйсән Рәшит кызы, Иҗтимагый совет әгъзалары, «мәдәният бүлеге» МКУ җитәкчесе, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна катнашты.
Утырышны ачып, Иҗтимагый совет рәисе, гражданнарга мәдәният, мәгариф учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә торган иҗтимагый контрольнең бер формасы буларак, башкарыла торган эшләргә игътибар итте.