Район Башлыгының Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлавы

2022 елның 20 августы, шимбә

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм! Безнең флаг - ул безнең тарих, бу-бабаларыбызның батырлыклары, безнең балаларыбызның казанышлары, Россияне бүген саклаучыларның һәм үстерүчеләрнең тырыш хезмәте. Ул бердәм, зур һәм көчле дәүләт символы.

Бу матур көндә район халкына нык сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет, иртәгәсе көнгә ышаныч телисе килә. Безнең йөрәкләрдә Россия өчен горурлык хисе яшәсен! Россия Дәүләт флагы тыныч, бәхетле һәм көчле ил өстендә җилфердәп торсын!

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International