2022 елның 1-5 сентябрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге ХХХІІ татар яшьләре көннәре үткәрә. Сменаны үткәрү урыны - «Идел» яшьләр үзәге (Боровое Матюшино бистәсе, Казаннан 30 км).
""Инде дүртенче тапкыр Хабаровск шәһәрендә" милли матурлык бәйгесе Мисс Сабантуй " уздырылачак
Программада-мастер-класслар, берләшмәләр эше, татар зыялылары белән очрашулар, мәдәни программа. Үз программаларын тәкъдим итү, балалар-яшьләр иҗаты йорты кысаларында фикердәшләр белән тәҗрибә уртаклашу яхшы гадәткә әверелде. Катнашучыларның яше-18 яшьтән 35 яшькә кадәр.
Катнашу шартлары: чарада катнашырга теләүчеләргә түбәндәге сылтама буенча гариза тутырырга кирәк: https://forms кgle/vbFDckbzqDs3nfhs5