Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итү

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Бүген район хакимиятендә Кама Тамагы районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.

Шулай ук кабул итүдә планлаштырылган мәсьәләләр буенча җаваплы чакырылган белгечләр дә катнаша.

Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Каматамагылылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International