Бүген Туфан Миңнуллин исемендәге паркта Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллин бюстына чәчәкләр салу тантанасы булды. Агымдагы елның 25 августында аңа 87 яшь тулган булыр иде.
Туфан Миңнуллинны искә алырга Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы, Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Кудерметова Ләлә Ринат кызы Рыжова Наталья Геннадьевна, оешма һәм предприятие җитәкчеләре килде.