Социаль контракт-халыкны социаль яклауның нәтиҗәлелеген күтәрүнең перспектив механизмы буларак.
Теманың актуальлеге шунда ки, күп еллар дәвамында илдә халыкның хәерчелек проблемасы хәл ителмәгән булып кала бирә. Дәүләт әлеге проблеманы хәл итүгә берничә чара күрә, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга дәүләт ярдәме чараларының берсе булып социаль контракт төзү тора. Социаль контрактлар системасын гамәлгә кертү дәүләт социаль ярдәмен күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
Социаль контракт нәтиҗәлелегенең ачык мисалларыннан берсе-Кама Тамагы муниципаль районында яшәүче К. гаиләсе, ул ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Гаиләгә алиментларны түләттерү өчен документлар рәсмиләштерүдә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычларны өлешчә түләүдә ярдәм күрсәтелде, шулай ук эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелде.
Социаль контракт рәсмиләштереп, мөрәҗәгать итүче К.рәсми рәвештә эшкә урнаша, балага социаль түләүләр рәсмиләштерә, шулай ук аны мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә урнаштыра һәм иң мөһиме, финанс хәленнән чыга.