1932 елның 25 августында Кама Тамагында туа. Кама Тамагы урта мәктәбендә укый, 10 сыйныф тәмамлый.
Сугыш вакытында әнисе окопка алына, ә Нина Васильевна ул вакытта аңа 9 яшь була, туганнары янында яши.
1953 елда Каратайдан Синицын Николай Ивановичка кияүгә чыга, гаиләсе, үз хуҗалыгы белән шөгыльләнә, кызы туа.
1971 елда төньякка китә. Төзелештә штукатур маляр, ире машина йөртүче булып эшли. Хезмәт ветераны, Рәхмәт хатлары бар. Төньякка да вакыт - вакыт шулай барып торабыз. Шунда ук пенсиягә чыга.
1984 елда бөтенләй Кама Тамагына әйләнеп кайталар. Төрле эшләрдә, КБОда төрле эшләрдә эшли, бераз орлык техникасында эшли.
2 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар.
Бүген Нина Васильевна янәшәсендә кызы яши, аны карый һәм кайгырта. Оныклар да әбиләрен онытмыйлар, кайталар, игътибар белән яшиләр.