Кичә Туфан Миңнуллинның талантын яратучылар аның туган авылында мемориаль музей комплексы янында җыелды. Аның авылдашлары, мәдәният, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре җыелган иде. Чарада Кама Тамагы районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты.
Традиция буенча, ел саен бу көнне Түбән Кама театры артистлары чыгыш ясады.Туфан Миңнуллин пьесасы буенча спектакль куялар.