"Кама ухы" - якты гастрономия фестивале

2022 елның 27 августы, шимбә

"Кама ухы" - гастрономия фестивале, ул ел саен Кама Тамагы муниципаль районының иң матур урыннарының берсендә үткәрелә.

Быел фестивальдә 24 команда катнашты, катнашучылар саны, узган еллар белән чагыштырганда, артты. Бәйрәмнең тантаналы ачылышында район башлыгы Вазыйхов Наил һәм шеф-пешекче Зарипов Ленар катнашты. Ачылу тантанасында һәр команда үзенең девизын һәм исемен тәкъдим итте.

Шеф-пешекче дегустациясеннән соң урыннар бүленде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәр команданың үз үзенчәлеге һәм гадәти булмаган ризыгы бар иде.

"Иң тиз уха" номинациясендә - спорт мәктәбе коллективы, "Уха экзотик" - Идел уртасы командасы, иң яхшы антураж Сөйки авыл җирлеге, "коллектив эш" номинациясендә - Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте иҗтимагый оешмасы командасы, ризык креатив исеме өчен Рудник мәктәбен, "командада хатын - кызлар гына" номинациясендә үзәкләштерелгән бухгалтерия коллективын бүләкләделәр.

"Балыктан иң яхшы ризык" номинациясендә урыннар түбәндәгечә бүленде:

  • Өченче урын-Кама трофее;
  • Икенче урын-Үзәк район хастаханәсе коллективы;
  • Беренче урын - ветеринария клиникасы коллективы.

"Кама Ухы" төп номинациясендә: өченче урынны Газ хезмәте командасы, икенче урынны "Акчарлак" СОК командасы алды, беренче урынны "Радуга"балалар бакчасы коллективы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International