Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Кама Тамагы районы администрациясендә эш атнасы атналык планеркадан башланды, аны район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы алып барды. Киңәшмә учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән узды.

Киңәйтелгән киңәшмәдә өч мәсьәлә каралды һәм тикшерелде:

Мәгълүмати хәбәр: авыл халкы өчен ташламалы программалар турында "Россельхозбанк" АҖ Тәтеш офисы идарәчесе Рыжова Наталья Геннадьевна мәгълүмат бирде.

Узган атнада үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Кузиева Ирина Александровна һәм спорт, яшьләр сәясәте һәм профилактика эшләре бүлеге начальнигы Хөснетдинов Илназ Хәлим улы чыгыш ясадылар.

Мәгълүмати хәбәр: «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКПДА кадрлар туплауда ярдәм итү турында Кама Тамагы районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тәтеш филиалы мөдире Кадыйрова Наталья Геннадьевна сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International