Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Татарстан Республикасы һәм район көне белән котлыйм. Бу мөһим ике дата ничә яшьтә булуыбызга, нинди социаль катламга керүебезгә, нинди дин тотуыбызга карамастан, барыбызны берләштерә.
Республика Көне күп милләтле җиребездә яшәүче барлык халыкларның бердәмлеге, татулыгы һәм килешү символы. Татарстан – Россиянең иң матур тәбәкләренең берсе, ул үзенең үзенчәнекле мәдәниятын кадерләп саклый, аны буыннан –буынга тапшыра. Татарстанның уңышы – берлык күрсәткечләрнең югары булуында, ул исә республика халкының югары максатларга омтылуы белән турыдан-туры бәйле. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, торак һәм юллар төзелеше, мөһим социаль проблемаларны хәл итү – болар барысы да Татарстанның бай икътисади һәм инновацион потенциалның нәтиҗәле гамәлгә ашырылуы турыда сөйли.
Районыбызда тормыш сыйфаты яхшырсын, социалҗ-икътисади үсеш уңай нәтиңәләргә китерсен өчен барыбыз бергә уртак көч куйык.
Бу бәйрәм көнендә иң эчкерсез теләкләрне кабул итегез – сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет, иминлек һәм киләчәк көнгә ышаныч телим.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов