Кама Тамагында Республика көне

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Кама Тамагында Республика көнен билгеләп үттеләр!

Туфан Миңнуллин исемендәге паркта, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү өчен, район халкы һәм кунаклары җыелды. Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов бәйрәм белән котлады һәм Кама Тамагы халкына лаеклы бүләкләр тапшырды.

Биредә яшь гражданнарга тантаналы рәвештә аларның тормышындагы төп документны-РФ гражданины паспортын тапшырдылар.

Якты һәм дәртле чара күңел җылысы, халыкка һәм кунакларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International