Кадерле укучылар, ата-аналар, педагоглар!
Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм!
1 сентябрь-һәр кешегә үзенчә якын бәйрәм. Укучылар өчен ул кызыклы ачышлар һәм тәэсирләр, дуслар һәм яраткан укытучылар белән очрашулар, ә өлкәннәр өчен ул мәңгегә балачак һәм яшьлек чоры, мәктәп иптәшләре турында иң җылы хатирәләр белән бәйле.
Беренче чиратта беренче сыйныф укучыларын, алар өчен бүген якты, бай тормыш башлану, мәктәп көннәре башлану, яңа казанышлар, җаваплы һәм җитди сынаулар белән тәбрик итәсем килә. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлауда һәм киләчәк тормыш юлын билгеләүче ел башлана.
Бәйрәм көнендә педагогларга һөнәри уңышлар, укучыларның зирәклеге, мәхәббәте һәм рәхмәте, үз көчләренә ышаныч һәм тормыш оптимизмы, укучыларга – хезмәт сөючәнлек, максатка ирешүдә ныклык, яхшы билгеләр, ата – аналарга- түземлек, балаларының җиңүләренә шатлык телим.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А Вазыйхов