Гариза бирергә өлгерегез социаль хезмәтләр җыелмасын яңадан торгызу турында

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алуга хокуклы, әмма акчалата эквивалент алучы федераль льготниклар КФҮЛӘРГӘ, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтындагы Шәхси кабинет аша тиешле гариза бирә һәм социаль пакет алу хокукын кире кайтара ала. Сайланган вариант белән бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә ала:

  • рецептлар буенча дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен махсус дәвалау продуктлары;
  • төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий-курорт дәвалавына юлламалар;
  • шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалау урынына һәм кире шәһәрара транспортта бушлай йөрү.

Мөһим! Дару препаратлары дәүләт даруханәләреннән, төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалавына юллама – Социаль иминият фонды, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалау урынына һәм кире – РЖДга түләүсез йөрүдән гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International