22-23 ноябрьдә Кукмарада муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында Өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Кама Тамагы районы командасы ярышларда лаеклы чыгыш ясады.
Безнең районнан контроль-хисап палатасы рәисе Елена Колчина, яшьләр эшләре, спорт бүлеге начальнигы Илназ Хөснетдинов һәм Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллин катнашты.