Салымнарны вакытында түләү - һәр салым түләүченең конституцион бурычы

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 1 декабрендә физик затлар тарафыннан 2021 ел өчен милек салымы түләү вакыты бетә. Әгәр салым түләүче салымны вакытында түләмәсә, инде икенче көннән, ягъни 2022 елның 2 декабреннән ул бурычлы була.

Шуңа күрә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына конституциячел бурычларын үтәргә һәм милек салымнарын вакытында түләргә тәкъдим итә.

Искәртеп үтәбез, бурычлы кешегә салымнар түләү буенча чыгымнарны арттыру һәм салымнар һәм җыемнар турындагы закон таләпләрен санга сукмауның тискәре нәтиҗәләре турында.

Шулай итеп, 2022 елның 2 декабреннән башлап, пенялар хисабына бурыч көн саен артачак.

Бурычны түләтү хисабына түләмәүчегә шулай ук бурычның җиде проценты күләмендә башкару җыемы суммасын түләргә туры киләчәк.

Моннан тыш, суд приставлары тарафыннан мөлкәтне читләштерүне тыю башкарыла, ягъни гражданин үз автомобилен яки.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International