«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» Кама Тамагы районы буенча сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе оештыра

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештыра.

Чара Кама Тамагы бистәсе, К. Маркс урамы, 2а йорт адресы буенча, икенче кат (халыкны эш белән тәэмин итү үзәге) 2022 елның 2 декабрендә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр узачак.

Барлык теләүчеләрне дә чакырабыз!

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә сез вакансияләр банкы белән таныша аласыз, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләреннән бушлай консультацияләр ала аласыз, инвалидларны эшкә алу өчен квота билгеләнгән эш бирүчеләр белән очраша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International