Рудницкая урта мәктәбе укучылары "Мәктәп экопатруле"республика конкурсында җиңделәр.
30 ноябрьдә Казан шәһәренең Башир Рамеев исемендәге яңа ИТ паркта конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
"Иң актив класс" номинациясендә 1 нче урынны 4 нче сыйныф укучылары алды. Укучылар Экология министрлыгы дипломы һәм кыйммәтле бүләк - профессиональ фотоаппарат белән бүләкләнделәр.