9 декабрьдә “Камские зори” автоном оешмасында инвалидлар катнашындагы түгәрәк өстәл оештырылды. Чараны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна ачып җибәрде.
Район инвалидлар җәмгыяте вәкиле Зөбәрева Анна Анатольевна, социаль яклау бүлеге начальнигы Сафина Гөлназ Хәмис кызы, Тәтеш районы буенча ТКХ җитәкчесе урынбасары Кадыйрова Наталья Геннадьевна, “Богородский рай” социаль хезмәт күрсәтүче ГАУСО КЦСОН белгече Ярославская Марина Сергеевна үз юнәлешләре буенча чыгыш ясадылар. Чарада шулай ук инвалидлардан күп сораулар килде.
Зубарева Анна, Капралова Наталья, Дыренков Игорь Кама Тамагы районы башлыгы исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр һәм "Август" агрофирмасыннан азык-төлек пакетлары тапшырылды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.
Чараның иганәчесе: ИП Хөснетдинов Р.Г., ИП Р.Г., ИП Сафин И.Г.