Кама Тамагы районы администрациясендә эш атнасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары үткәргән планеркадан башланды. Киңәшмә учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән узды.
Киңәйтелгән киңәшмәдә актуаль мәсьәләләрне карадылар һәм фикер алыштылар:
- 2023 елда мохтаҗ гаиләләргә бердәм пособие турында;
- Район торак пунктларында " Догазификация» программасы буенча эшләрнең барышы турында;
- Җирлекләрдә яшәүчеләрнең җирле салымнарны түләве турында;
- Үзара салым буенча җыеннарны оештыру турында.