Кама Тамагы районында "Теләкләр чыршысы" старт алды. Быел Бөтенроссия акциясе 18 яшь Кама тамагылының хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Алар-махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияле якташлар гаиләсеннән булган балалар.
Акциягә стартны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы бирде. Кама Тамагы районындагы учреждение, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, шулай ук Рус иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Яңа ел чыршысыннан уенчыклар төшерделәр.
Балалар шулай ук кышкы сихерчедән курчак, машина һәм иҗат комплектларын көтәләр. Аларның хыяллары тормышка аша башлады инде.