«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съезды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

21 декабрьдә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съезды узды, анда район башлыгы җитәкчелегендә Кама Тамагы муниципаль районы делегациясе катнашты. Чарада Дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International