МР Башлыгының коткаручылар көне белән котлавы

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле коткару хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Коткаручылар көне белән котлыйм!

Сезнең игелекле һөнәрегез хөрмәткә лаек. Сез һәрвакыт иң катлаулы һәм куркыныч бурычларны үтәргә әзер. Батырлык үрнәге күрсәтеп, беренче булып бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәмгә киләсез.

Тизлек һәм үз эшеңне төгәл белү, мохтаҗларга ярдәм итүгә әзерлек һәм киләчәктә безнең районның коткару хезмәтләре вәкилләрен аерып торучы сыйфатлар булыр, дип ышанам.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек телим!

Кама Тамагы

муниципаль районы  Башлыгы                                                                                                    Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International