Кама Тамагында блок-модульле чаңгы базасын ачу тантанасы булды. Истәлекле вакыйга уңаеннан район халкы арасында ярышлар узды.
"Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Спорт инфраструктурасын камилләштерү программалары республикада мөһим роль уйный", - диде район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов.
Блок модульле чаңгы базасы-чаңгы юлына якын урнашкан бер типлы модульле бина.
Спорт объектында киенү зоналары, бәдрәфләр, душ, тренерлар, чаңгы саклау һәм хезмәт күрсәтү бүлмәләре, 100гә якын чаңгы киеме, кар машинасы һәм аны саклау өчен бина бар.
Спорт инфраструктурасын камилләштерү «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль программасы максатларына ирешүгә юнәлдерелгән, ул физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүче гражданнар санын арттыруга юнәлдерелгән.