Хөрмәтле Кама Тамагылылар!
Сезне чын күңелдән Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Яңа ел һәм Раштуа - иң күркәм һәм яраткан бәйрәмнәр, алар кешеләрне берләштерә, гаилә учагы янында туганнарны һәм якыннарны җыя. Бу бәйрәмнәр могҗиза, мәхәббәт тантанасы, балачактан ук безгә яхшы үзгәрешләр көтү, уңышка ышаныч һәм яхшылыкка өмет бирә торган гармониягә омтылуны үз эченә ала.
Яңа 2023 ел бусагасында без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. Узып баручы ел җиңел булмады, әмма аның белән икътисадта күп кенә уңай үзгәрешләр дә бәйле.
Кадерле дуслар! Районның барлык казанышлары - безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Районның социаль-икътисади үсешенә кулдан килгәнчә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бергәләп без ышанычлы рәвештә алга бара алабыз, һәр сынауларга каршы тора алабыз, иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алабыз.
Киләсе ел тыныч һәм игелекле булсын, һәр гаиләгә җылылык, муллык, сәламәтлек һәм иминлек китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга уңышлар, бәхет, тынычлык һәм мәхәббәт телим.
2023 ел һәм Раштуа бәйрәме белән!
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов