Пенсия фондының Татарстан бүлеге РФ Социаль иминиятләштерүне Эдуард Вафин җитәкләячәк

2022 елның 30 декабре, җомга

Эдуард Яфасович Вафин Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе итеп 2023 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе боерыгы нигезендә билгеләнде.

Пенсия фондында профессиональ эшчәнлекне Эдуард Вафин 2000 елда башлап җибәрде һәм бүлек эшчәнлегенең барлык җаваплы баскычларын узды, региональ ведомство башлыгы булыр алдыннан: икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече, икътисад бүлегенең баш белгече, бюджет бүлегенең финанс белән тәэмин итү төркеменең баш белгече, Пенсия фонды идарәләренең финанс белән тәэмин итү төркеме җитәкчесе, бюджет бүлеге башлыгы, бюджет идарәсе башлыгы, идарәченең беренче урынбасары булып узды. 2016 елның мартында Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе итеп билгеләнә.

Эдуард Яфасович икътисад фәннәре кандидатының гыйльми дәрәҗәсенә ия, «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исемгә лаек, күп санлы фәнни хезмәтләр, монографияләр һәм уку әсбаплары авторы, Россия Пенсия фонды Идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте рәхмәтенә ия.

Эдуард Вафинның яңа вазыйфасы – аның һөнәри эшчәнлегенең закончалыклы баскычы, дөрес стратегиясе һәм идарә итү карарлары, алар ярдәмендә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге күп еллар дәвамында дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатының лидерлык позициясен саклап калды.

Исегезгә төшерәбез, Россиянең бердәм социаль фонды 2023 елның 1 гыйнварында эшли башлаячак. Фонд пенсия фонды һәм социаль иминият фонды кушылуы нәтиҗәсендә оеша. Берләшмә ике фонд компетенциясендә булган барлык түләүләрнең, хезмәтләрнең һәм йөкләмәләрнең тулы өзлексезлеген күздә тота. Яңа фондның эше гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, ярдәм чараларын тизрәк һәм җайлырак күрсәтүгә юнәлдереләчәк.

Э. Я Вафин турында белешмә: туу датасы: 01.05.1979 елда инженер һәм балалар бакчасы хезмәткәре гаиләсендә туып-үскән. Өч югары белем, диплом белән аерылып тора. 33 китап, шулай ук Бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә 181 басма авторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International