Гомәров Мәхмүт Гомәр улы 1933 нче елның 9 гыйнваренда Кама Тамагы районы Келәнче авылында туган. Гаиләдә 4 бала, Мәхмүт абый икенче бала була. 1942 елда әтисе сугышка китә, шул ук елны Сталинград шәһәре янында хәбәрсез югала.
9-10 яшьтә, өйдәге бозауны җигеп, колхоз эшенә эшкә чыга. Салам, печән ташу кебек эшләр малайлар җилкәсенә төшә. Колхозда эшче көчләр җитешми. Ат абзарында конюх ярдәмчесе булып та эшли.
18 яше тулгач 1952 нче елда Армия сафларына китә.Шоферлар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. 1955 елда Армия сафларыннан туган авылына әйләнеп кайта. ГАЗ-51 машинасында шофер булып эшли башлый. Колхозда 40 елдан артык төрле машиналарда шофер булып хезмәт куя. 1993 елда лаеклы ялга -пенсиягә китә.
Пенсигә чыккач, үзлегеннән дин сабакларын өйрәнеп, авылда озак еллар имамлык итә.
1961 елда Кыртапа авылы кызы Мөнирә белән тормыш коралар. 4 ир бала тәрбияләп үстерәләр. 2 уллары- Илшат һәм Ринат район үзәгендә , 2 уллары -Нәсим һәм Рушан Казан шәһәрендә яшиләр. 6 оныклары, 1 оныкчыклары бар.
Бүгенгесе көндә, Мәхмүт абый һәм Мөнирә апа, район үзәгендә яшәүче кече уллары Ринат гаиләсендә яшиләр.