МР Башлыгының прокуратура хезмәткәре көне белән котлавы

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлауларны кабул итегез!

Прокуратура-илнең хокук саклау системасының мөһим звеносы. Гражданнарның социаль хокукларын һәм икътисадый ирекләрен, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле. Сез тормышның барлык өлкәләрендә дә законнарның үтәлешенә күзәтчелек итәсез, хокук саклау органнары эшен координацияләүне, хокук тәртибен ныгытуны һәм җинаятьчелекне профилактикалауны тәэмин итәсез, район халкының хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрәсез.

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, һөнәри һәм тормыш юлында яңа казанышлар телим!

 

Кама Тамагы 

муниципаль районы Башлыгы                                                                                                      Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International