Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән чын күңелдән котлауларны кабул итегез!
Хәзерге дөньяны массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка күз алдына китерү кыен. Журналистның гражданлык позициясеннән һәм гаммәви мәгълүмат чараларында чынбарлыкны гадел чагылдырудан укучыларның вакыйгаларга мөнәсәбәте формалаша, җәмгыять хакимият белән даими һәм ачык диалог алып бару, мөһим проблемаларны хәл итү мөмкинлегенә ия. Гражданлык җәмгыятен формалаштыру сезнең һәркайсыгызның профессиональлеге һәм җаваплылыгына бәйле.
Кадерле дуслар! Һөнәри бәйрәмегез көнендә нәтиҗәле хезмәттәшлек, район вакыйгаларын, социаль әһәмиятле чараларны объектив яктырткан өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә чын күңелдән иҗади уңышлар һәм профессиональ үсеш, укучы кызыксынуы телим. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов