«Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия Федерациясе субъекты (субъектлары) буенча идарәсе турындагы нигезләмәне һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары буенча идарәләре исемлеген раслау хакында" 2014 елның 3 мартындагы 26 номерлы Россия Юстиция министрлыгы боерыгының 65,66 пунктлары нигезендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба-вәкаләтле орган):
-Россия Федерациясе законнарының төбәк бүлекчәләре һәм сәяси партияләрнең бүтән структур бүлекчәләре тарафыннан үтәлешен һәм аларның эшчәнлекләренең сәяси партияләр уставларында каралган нигезләмәләргә, максатларга һәм бурычларга туры килүен, Россия Федерациясенең бер субъекты территориясендә эшчәнлек алып бара торган иҗтимагый берләшмәләр һәм аларның структур бүлекчәләре эшчәнлегенең аларның устав максатларына туры килүен контрольдә тота; башка коммерциячел булмаган оешмалар (халыкара оешмалар бүлекчәләреннән һәм чит ил коммерцияле булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмалардан тыш) эшчәнлекләренең гамәлгә кую документларында һәм Россия Федерациясе законнарында каралган максатларга туры килү-килмәве артыннан;
- дини оешмалар үз уставларының максатларына һәм эшчәнлек тәртибенә карата үтәлешен контрольдә тота.