Волейбол буенча Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте, локаль сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга багышланган турнир узды.
Ярышка башлык урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы, спорт эшләре, яшьләр сәясәте һәм профилактика бүлеге начальнигы Хөснетдинов Илназ Хәлим улы һәм Сороковнин Владимир Павлович Старт бирделәр.
Актив һәм мавыктыргыч уеннар көчле башлангычны билгеләде. Берьюлы ике мәйданчыкта киеренке уеннар барды.
Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүне «Факел»командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны «Торпедо» һәм «Импульс»командалары яулады.