Бүген Варварино һәм Олы Бортас авыл җирлекләрендә халык җыены узды. Чарада Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы катнашты.
Авыл җирлекләре башлыклары халык белән очрашуда үзара салымның нинди максатларга тотылуы, территория өчен актуаль булган проблемалар һәм 2022 елга төп бурычлар турында сөйләделәр.
Наил Альбертович район территориясендә максатчан программаларны тормышка ашыру һәм муниципаль районның социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Гражданнар җыенында халыкның шәхсән сорау бирү һәм шунда ук урында җавап алу мөмкинлеге бар.