«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ мобиль офисының Красновидово авылына баруы

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 нче елның 27 нче гыйнварында халыкны эш белән тәэмин итү комплекслы хезмәте күрсәтү максатыннан Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офисы Кама Тамагы районы Красновидово авылында булачак.

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы буенча филиалы халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча күчмә чара Красновидово авылы, Мәктәп урамы, 20 нче йорт адресы буенча Красновидово төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасында узачак. Район халкына эш белән тәэмин итү, эшкә урнаштыру, махсус программаларда катнашу, хезмәт базарындагы вәзгыять мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк.

Барлык кызыксынучыларны 10: 00 сәгатьтән 11: 00 сәгатькә кадәр көтәбез!

Мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы халыкка һәм эш бирүчеләргә консультация һәм мәгълүмат бирү мөмкинлекләрен киңәйтә, эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алу дәрәҗәсен күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International