2023 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында яшәүче Садыйкова Хәдичә Газизулла кызының тууына 90 ел тула.
Садыйкова Хәдичә апа ТАССРның Кама Тамагы районы Кече Салтык авылында күп балалы колхозчылар Газизулла абый һәм Махинур апа гаиләсендә туа. Ул балаларның иң олысы. Башлангыч белемне туган авылында ала.
Бөек Ватан сугышы елларында ул чорның барлык балалары кебек колхоз кырларында эшне уку белән бергә алып барган. Сугыш барды һәм бөтен халык-олылар да, балалар да-фронтта да, тылда да җиңү өчен көрәштеләр. Аңа иртә үсәргә туры килде. 1945 елда башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда хезмәт эшчәнлеген башлый, төрле эшләрдә эшли. 1957 елда Олы Мәрәтхуҗа авылы кешесе Садыйков Абдрахманга кияүгә чыга. Хәдичә апа кияүгә чыкканнан соң «1 Май» колхозында сыер савучы булып эшли. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнде. Хезмәт ветераны.
Тату гаиләдә өч бала – ике ул-Илһам, Илдар һәм туган районыбызда яшәүче Сания исемле кыз үстерделәр. Ире вафат булганнан соң, Олы Карамалы авылында кызы Сания һәм кияве Таһир Фәхретдиновлар гаиләсе белән яши. Хадичә Газизулла кызының 7 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.
1988 елда лаеклы ялга-пенсиягә китә.
Хәдичә Газизулла кызы авылдашларының хөрмәтенә ия. Ул аралашучан, игелекле, эш сөючән.