2023 елның 10 февралендә Тәтеш шәһәре мәдәният йортында «Дуслык сыйныфы серләре»ата-аналар комитетлары республика конкурсының зона этабы узды.
Конкурсның максаты-мәктәп укучыларын тәрбияләү мәсьәләләрендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру.
Бәйгенең зона этабында Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарыннан 6 ата-аналар комитеты катнашты.
Ата-аналар комитетлары 4 сынауда көч сынаштылар:
1. Визит карточкасы " Безнең күңелле дус сыйныф!»;
2."Тату сыйныф серләре»күргәзмәсе;
3."Халык мәдәнияте һәм традицияләре»иҗади проектын яклау;
4.Класс интернет ресурсын тәкъдир итү.
Рудницкая урта мәктәбенең ата-аналар комитеты 2 нче урынны алды һәм Казан шәһәрендә узачак конкурсның ярымфиналына чыкты.