2023 елның 15 феврале-Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Хөрмәтле сугышчан хәрәкәтләр ветераннары!

 Бүген Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтәбез!

Бу көнне без , әфганчыларны гына түгел, бәлки   илебездән  читтә "кайнар нокталарда” сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларның барысын искә алабыз. Үзегезнең бурычыгызны намус белән һәм тулысынча үтәгән Россия солдатлары, сезгә, хөрмәт белән, баш иябез! Бу көнне , үз гражданлык бурычларын намус белән үтәгән һәм үтәүче , Ватан алдында биргән антларына тугры калучыларга рәхмәт  белдерәсе килә.

Сугышчыларыбызның батырлыгы һәм каһарманлыгы мәңгелек һәм һәрвакыт тирән хөрмәткә лаек.  Якын иптәшләрен югалтканнарның да, туганнарын көтеп ала алмаган кешеләрнең дә әрнүләре  бик олы. Аларның якты истәлекләре күңелләребездә мәңгегә саклансын!

Сугышчы - интернационалистларга, барлык сугыш ветераннарына, аларның туганнарына һәм якыннарына бәхет, уңышлар, сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм Ватаныбызның чәчәк атуы хакына барлык башланган эшләрендә уңышлар телибез!

 Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                                                         Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International