Бүген сугышчы-интернационалистлар мемориалында һәм Советлар Союзы геройлары Михаил Чирков һәм Николайарягин һәйкәлләренә чәчәкләр салынды.
Чара илебездә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган иде. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган истәлекле көн.
Җиңү паркына Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, Кама Тамагы районы хәрби комиссары, рәсми затлар һәм яшь армиячеләр җыелды.
Чара район туган якны өйрәнү музеенда дәвам итте, анда концерт программасы булды, музей хезмәткәрләре экскурсия һәм күргәзмә әзерләделәр.