2022 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча район Советының йомгаклау утырышы

2023 елның 17 феврале, җомга

2022 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча район Советының йомгаклау утырышы булды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Әхмәтов Марат Готыф улы, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Кудерметова Ләлә Ринат кызы катнашты.

Утырышта катнашучылар эш визитын үзәк район хастаханәсендә һәм чаңгы базасында башладылар. Мәдәният йорты фойесында кунаклар өчен сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре, мәгариф, мәдәният идарәләре күргәзмәсе оештырылды.

Пленар өлеш мәдәният йортында узды. Район башлыгы Наил Альберт улы катнашучыларны 2022 елда районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары белән таныштырды. Өстәмә доклад белән Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Солтан улы чыгыш ясады.

Алга таба «Август –Кама Тамагы» ҖЧҖ буенча 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында «Август - Кама Тамагы» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Александр Владимирович чыгыш ясады. Доклад белән ТР Дәүләт Советы депутаты Ләлә Ринат кызы чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы уңай бәя бирде һәм киләчәктә динамик үсеш теләде. Социаль-икътисади рейтингта район 35 нче урынны алып тора һәм киләчәктә икътисади үсеш темпларын күтәрү һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен кирәкле ресурсларга ия.

Утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International