Корпорация югары технологияле компанияләрне кредитлау программасында катнашу өчен кече һәм урта предприятиеләрдән гаризалар кабул итүне башлап җибәрде, дип хәбәр ителә корпорация сайтында.
Предприятиеләр еллык 3% ставкасы буенча 500 млн сумга кадәр ташламалы кредит рәсмиләштерә ала. 2023 елда мондый ярдәмне 15 млрд сумнан да ким булмаган суммага 100дән артык компания ала алыр дип көтелә.
Ясалма интеллект, коммуникацион технологияләр, IT, инновацион җитештерү һәм генетик технологияләр, биотехнологияләр һәм фармацевтика өлкәсендә эшләнмәләр белән шөгыльләнүче кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтелә.