2023 елның 1 гыйнварыннан еллык декларация кампаниясе старт алды, аның барышында гражданнар 2022 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.
3-НДФЛ формасы буенча салым декларацияләрен үз учеты урыны буенча теләсә нинди уңайлы ысул белән салым органына тапшырырга кирәк. 3-НДФЛ декларациясен Россия Федераль салым хезмәтенең сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы аша тәкъдим итү уңайлырак. Шәхси кабинет милек яки социаль салым ташламалары алу максатларында салым декларацияләрен тапшыру өчен дә уңайлы.
Декларация тапшыру вакыты – 2023 елның 2 маеннан да соңга калмыйча, физик затлар керемнәренә салым түләү срогы-2023 елның 17 июленнән дә соңга калмыйча.
Гражданнарның нинди керемнәр буенча мөстәкыйль рәвештә салым суммасын исәпләргә һәм салым органына 2022 елга 3-НДФЛ формасы буенча физик затлар керемнәренә салым декларациясен тапшырырга тиеш.