2023 елның урман культуралары һәм янгын куркынычы сезоннарына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Кама Тамагы районында эш сәфәрендә булды. Визит барышында 2023 елның урман культуралары һәм янгын куркынычы сезоннарына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе, авыл хуҗалыгы идарәсе, район җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Кыскача доклад белән «Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ урман саклау һәм яклау инженеры Виктор Зайкин чыгыш ясады.

Аннары утырышта катнашучылар Кариле участок урманчылыгы территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрү, халык арасында агитация-аңлату эшләре алып бару, урманнарны торгызу эшләрен башкаруга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров Урман янгыннарын пропагандалау һәм урманнардагы янгын куркынычы торышын мониторинглау белән бәйле кайбер бурычларны билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International