Хөрмәтле каматамагылылар!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Ватанны саклаучыларга һәрвакыт мәхәббәт, горурлык, тирән хөрмәт белән карыйлар, чөнки Ватанны сакларга иң көчле, батыр, чыдам, үз илен кайнар яратучы гражданнар чакырылган. Без дәүләтебез тарихындагы хәрби гамәлләр чорында Әфганстан республикасында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, үзенең хәрби бурычын үтәгәндә зур батырлык күрсәтеп һәм бүгенге көндә дәүләт сагында торучы якташларыбыз белән горурланабыз.
Бу көнне Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә тынычлык, бәхет һәм иминлек телим.
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов