23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «хәрби һөнәрләр» дигән чара уздырганнар. Чарага «Фәйзрахман Сәлахович Юнысов исемендәге Кама Тамагы татар мәктәбеннән хәрби-инженер гаскәрләренең отставкадагы подполковнигы Владимир Павлович һәм яшьармиячеләр чакырылган иде»
Чараның максаты; ватанпәрвәрлек, безнең солдатлар өчен горурлык, һәлак булган сугыш хәрәкәтләре геройларына хөрмәт һәм рәхмәтле караш тәрбияләү. 23 февраль-Россия тарихының Хәтер һәм хөрмәт символы.