Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2023 ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.
Ел миссиясе-педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын тану, яшьләрне мәктәпләрдә эшләргә җәлеп итү.
Тормышын Педагог һөнәренә багышлаган, остаз ролен үтәгән, яшь кадрлар тәрбияләргә ярдәм иткән, тәҗрибә һәм белемнәре белән уртаклашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Район мәгариф системасын үстерүгә керткән шәхси өлешегез өчен һәрберегезгә рәхмәт белдерәм. Сәламәтлек, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә уңышлар телим!