Район үзәк китапханәсе бинасында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан «Хатын-кызлар клубы» утырышы уздыру планлаштырылган

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

«Бердәм Россия белән минем карьерам» проектын тормышка ашыру кысаларында 06.03.2023 елда район үзәк китапханәсе бинасында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан «хатын-кызлар клубы»утырышы уздыру планлаштырылган. Клуб мәйданчыгында мәшгульлек өлкәсендә хезмәтләр комплекслы күрсәтеләчәк: һөнәри юнәлеш бирү, һөнәри белем бирү, эшкә урнашуда ярдәм итү, шулай ук эшкә урнаштыруга бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү. Чара Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы «Хатын-кызлар советы» һәм «Мәрхәмәт-Милосердие»хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә оештырыла. Чара 15:00 сәгатьтә башлана.

Кызыксынган барлык хатын – кызларны, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучы хатын-кыз гаилә әгъзаларын клуб утырышында катнашырга чакырабыз. Клуб утырышында катнашу өчен түбәндәге телефон буенча теркәлергә кирәк: (84377) 2-14-67 яки 2-17-08.

«Минем Бердәм Россия белән карьерам» проекты Россия гражданнарына һөнәри юнәлеш бирүдә, өстәмә һөнәри белем бирүдә, эшкә урнашуда һәм карьера үсешендә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International