Билалов Шәһит Габделхак улы Уразлино авылында 1933 елның 3 мартында, төпчек бала булып туган. 1940 елда Уразлино башлангыч мәктәбендә 4 классны бетереп 1945 елда Олы Карамал урта мәктәбендә 8 класс тәмамлап 1950 елда Казан киночылар мәктәбендә укып кайтып район авылларында кино куеп йөрде.
1952 елдан 1956 елда кадәр Совет армиясе сафында, радио телеграфист буларак 149-авиация корпусында хезмәт итеп кайткан.
Радистлар ярышында 2 урын алып почет граматосы алган һәм өйгә 10 көнгә отпуск биргәннәр.
Армиядән кайткач, 1964 елга кадәр киночы эшен дәвам иткән. 1964 елның апрель аенда партиягә кереп, райком инструкторы булып эшләгән. Шул ук елның август аенда “Кама” колхозы партия оешмасына партком секретаре итеп сайланган.
Анда 5 ел эшләгәч, 1970 елда Кама Тамагы мәдәният бүлегенә мөдир итеп алганнар. 1974 елда КПСС каршындагы партия мәктәбен тәмамлагач Кама Тамагы райкомы партия кабинеты мөдире һәм 1980 елдан 1991 елга кадәр район контроль комиссиясе председателе булып эшләп ГКЧП вәкыйгаләренә кадәр эшләгән. Аннан , КПСС тыелгач, ике ел район район советында инструктор булып эшләп, хезмәт юлына нокта куеп чыккан һәм әдәби язмалар белән шөгелләнә башлаган.
Зур күләмле “Гасырым” поэмасы “Шәһри Казан” гәҗитендә басылып чыкты. Аннары “Портработник истәлекләре”, “Шигърый һәм проза әсәрләре” исем астында ике китабы дөнья күрә.
Хәзерге көндә, ялгыз яши. Кышларын баларында үткәрә. Җәен бакча үстерә.
Күп санлы почет грамоталары бар.