МР Башлыгының Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән искиткеч яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Кешелекнең матур яртысы назны, сизгерлекне, мәхәббәтне һәм тормыш зирәклеген гәүдәләндерә, әйләнә-тирә дөньяга матурлык китерә. Сез өй җылысы һәм уңайлыгы, мәхәббәт символы, безнең ярдәм, бетмәс энергия һәм илһам чыганагы. Сез янәшәдә булганда авырлыкларны җиңеп чыгу җиңелрәк.

Кадерле хатын-кызлар! Йөрәгегезнең җылылыгы һәм юмартлыгы, дөньяны якты итә белүегез өчен рәхмәт сезгә. Кадерле хатын-кызлар, сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз һәрвакыт сезнең өчен ышанычлы терәк булсын, өйдә татулык һәм муллык булсын, ә балаларыгзның һәм оныкларыгызның сәламәт, акыллы һәм игелекле булып үсүен телибез!

Кама Тамагы

муниципаль районы Башлыгы                                                                                                   Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International