Яруллина Хаҗирә Хәерҗан кызы 1933 елның 7 мартында Балчыклы авылында туган. Авылда 4 класс белем алган. Укып бетерүгә үк колхозда эшли башлый.
Яшь бала булганлыктан әллә ни авыр эштә эшләми. Тавык тизәкләре,көл җыя. Сложный молотилкада эшли. Әтисе сугышка киткәндә ул 1 нче класста укый торган була, әтиләре сугыштан әйләнеп кайтмаган. Алар гаиләдә 3 кыз бала, Хаҗирә әби иң олысы. Әтиләре дә булмагач, барлык авыр хезмәтләр аңа эләгә.
1950 елда, 17 яшендә, Казанга китеп заводка эшкә керә. Анда 4 ел эшли.
1954 елда кире авылга кайта, авыл егете Җәүдәт абыйга тормышка чыга. Гаиләдә 5 кыз тәрбияләп үстерәләр.
Авылга кайткач колхозда төрле эшләрдә эшли, салам төйи, ындыр табагында эшли, лаеклы ялга чыкканчы, 1983 елга кадәр, фермада бозаулар карый.
Бүгенге көндә Хаҗирә әби авылда үзе генә гомер итә, үз-үзен йөртә,барыннан да кәнагать.