2023 елның 10 мартында 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын үткәрүне планлаштыра. Кама Тамагы, Карл Маркс урамы, 105 (үзәк район китапханәсе бинасы).
Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.