Атналык планерка

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Кама Тамагы районы администрациясендә эш атналыгы шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары үткәргән атналык планеркадан башланды, анда агымдагы мәсьәләләр тикшерелде, узган атнага йомгак ясалды һәм планнар билгеләнде.

Киңәшмә барышында шулай ук Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә куркыныч авыруларга (яшур, ачс, кош гриппы) юл куймау чаралары һәм хайваннарны мәҗбүри маркировкалау тәртибе, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, 2023 елда үзара салым акчаларын җыю барышы һәм күчемсез милек объектларын төгәлләштерү һәм рәсмиләштерү буенча эшләрнең барышы турында мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International